Чәк-чәк
Дуслар белән бер җыелып
Утыруы ни тора.
Хәлләр белеп бер сөйләшсәң
Бәйрәм кебек тоела.
Гөрләп кайный чәйләребез,
Күңелгә шундый рәхәт.
Өстәлебез түрләрендә
Татлыдан татлы чәк-чәк.
Припев:
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк-чәк әйдә җырла.
Чәк-чәк бергә бергә
Якын дусларын җыя.
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк чәк әйдә җырла,
Чәк-чәк әйдә кушыл
Син дә читтә торма.
Күкләр йөзен әгәр бер көн
Болытлар каплый алса.
Күңелләрне күтәрергә
Чәк-чәк иң якшы дәва.
Чәк-чәк сыман баллы булсын
Сезнең гомерләрегез.
Минем кебек моңаймыйча
Җырлап кына яшәгез.
Дуслар белән бер җыелып
Утыруы ни тора.
Хәлләр белеп бер сөйләшсәң
Бәйрәм кебек тоела.
Гөрләп кайный чәйләребез,
Күңелгә шундый рәхәт.
Өстәлебез түрләрендә
Татлыдан татлы чәк-чәк.
Припев:
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк-чәк әйдә җырла.
Чәк-чәк бергә бергә
Якын дусларын җыя.
Чәк- чәк әйдә бие,
Чәк чәк әйдә җырла,
Чәк-чәк әйдә кушыл
Син дә читтә торма.
Күкләр йөзен әгәр бер көн
Болытлар каплый алса.
Күңелләрне күтәрергә
Чәк-чәк иң якшы дәва.
Чәк-чәк сыман баллы булсын
Сезнең гомерләрегез.
Минем кебек моңаймыйча
Җырлап кына яшәгез.